Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанның Теләче районы трассасында бер гаилә һәлак булган
Шаһитлар әйтүенчә, монда Porsche автомобиле белән Ford җиңел машинасы бәрелешкән.
(Казан, 9 февраль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Бүген Казан — Шәмәрдән трассасының Теләче районына кергән өлешендә коточкыч юл һәлакәте булды.
Шаһитлар әйтүенчә, монда Porsche автомобиле белән Ford җиңел машинасы бәрелешкән. Көчле бәрелеш аркасында ике машина да юл читенә чыгып очкан.
«Җиңел машинада ике кеше — ир-ат һәм хатын-кыз булган. Икесе дә вафат», — дип ачыклык керттеләр юл-транспорт һәлакәтенең шаһитлары.
Агентлыкка мәгълүм булганча, Ford автомобилендә һәлак булучылар — ирле-хатынлы бер гаилә әгъзалары. Аларның икесенә дә 50 яшьләр тирәсе булган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз