news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның татар телле берничә массакүләм мәгълүмат чарасында баш мөхәррирләр алмашынды

Кадрлар үзгәреше "Шәһри Чаллы" һәм "Мәдәни җомга" газеталарына, "Мәйдан" журналына кагылды

(Казан, 16 декабрь, «Татар-информ»). Республиканың татар телле өч ММЧнда җитәкче алмашынды. Редакцияләргә баш мөхәррирләрне "Татмедиа" ААҖ генераль директоры Фәрит Шаһиәхмәтов тәкъдим итте.

Аерым алганда, кичә Чаллыда "Шәһри Чаллы" газетасы коллективына филиал директоры - баш мөхәррирне тәкъдим итү чарасы булды. Әлеге вазифаны Илсур Тимеров биләде. Ул КФУның  журналистика факультетын тәмамлаган, ММЧ белән җитәкчелек итү тәҗрибәсе дә бар - "Актаныш таңнары" район газетасының баш мөхәррире һәм "Актаныш-ТВ" ТРК директоры булып эшләгән.

Бүген "Мәдәни җомга" газетасы хезмәткәрләре дә үзләренең яңа мөхәррире белән танышты. Филиал директоры вазифасына язучы Вахит Имамов кереште. Ул да Казан университетының журналистика факультеты дипломына ия, 2005 елдан Чаллының "Мәйдан" журналында җитәкчелек иткән.

В.Имамов урынына "Татмедиа" ААҖ филиалы директоры - "Мәйдан" журналы баш мөхәрирре итеп аның урынбасары, җаваплы сәркәтип Фидаил Мәҗитов билгеләнде.  

news_right_1
news_right_2
news_bot