Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанның ташламалы категория гражданнарының компенсацияләрен арттыру өчен өстәмә 600 миллион сум акча табылачак
Татарстанның ташламалы категория гражданнарының компенсацияләрен арттыру өчен өстәмә 600 миллион сум акча табылачак
(Казан, 27 декабрь, "Татар-информ"). Алдан хәбәр ителгәнчә, Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Татарстан карамагындагы ташламалы категория гражданнарының компенсацияләрен арттыру турында карар кабул итте.
Казан Кремлендә журналистлар белән үткән очрашуда Минтимер Шәймиев ташламаларны акчага әйләндерү процессының җиңел булмавын билгеләп үтте. Энергоресурсларның табигый кыйммәтләнүе күзәтелә, нәтиҗәдә торак-коммуналь хезмәтләргә түләү дә арта. Иң катлаулысы, ташламаларны акчага әйләндерү торак-коммуналь хезмәтләргә бәя арту белән бер вакытка туры килде. Әлегә ташламаларны акчага әйләндерүнең уңай һәм тискәре якларын әйтү авыррак. Бер караганда, авылда яшәүче ветераннар һәм ташламалы категория гражданнары өчен уңай яклары күбрәк кебек. Ә шәһәрдә яшәүчеләр белән хәл ничегрәк? Мисал өчен, транспортта йөрү ташламасы белән бәйле чыгымнарны кайтарып булырмы?
Ташламаларны акчага әйләндерү Законы нигезендә, республика карамагында хезмәт һәм тыл ветераннары, репрессияләнгән һәм реабилитацияләнгән гражданнар кала. ТР Дәүләт Советы әлеге әйтеп үтелгән категория гражданнарына компенсация түләүләре күләмен билгеләде. Әмма ТР Президенты тарафыннан кабул ителгән карар нигезендә, элек игълан ителгән компенсация суммасы ике тапкыр арттырылачак. Шул рәвешле, 2005 елның 1 гыйнварыннан тыл хезмәтчәннәре 300 сум күләмендә, хезмәт ветераннары - 200 сум, репрессия корбаннары - 250 сум, реабилитацияләнгәннәр 300 сум компенсация алачак. Әлеге карарны гамәлгә ашыру өчен, киләсе елда ТР Хөкүмәтенә өстәмә 600 миллион сум акча эзләп табарга туры киләчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз