news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның ташламалардан файдаланучыларына 563 млн. сумлык дару җибәрелгән

Республиканың ташламадан файдаланучыларына 449051 рецепт буенча 563,7 млн. сумлык медикамент бирелгән

(Казан, 4 апрель, «Татар-информ»). Агымдагы елның 2 апреленә булган мәгълүматлар буенча, республиканың ташламадан файдаланучылар категориясенә кергән гражданнарына 449051 рецепт буенча 563,7 млн. сумлык медикамент бирелгән, дип хәбәр ителә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Фармация һәм медицина техникасы идарәсенең интернет битендә.
Татарстан Республикасында кирәкле дарулар белән тәэмин итү турындагы федераль программаны гамәлгә кую нигезендә социаль хезмәтләр җыелмасы төрендә дәүләт социаль ярдәме алырга хокукы булган гражданнарга 2010 елның беренче ярты елында 294,1 млн. млн. сумлык дару кайтарылды, шул исәптән «Биотэк-Казань» ҖЧҖтән – 237 млн. сумлык.
Гемофилия, муковисцидоз, гипофизар нанизм, Гоше авыруы, миелолейкоз, склероз, орган һәм тукымалары күчереп утыртылганнан соң дәваланырга кирәк булган гражданнарга 496,3 млн. сумлык дару кайтарылган.
Дәүләт социаль ярдәме алырга хокукы булган гражданнарга 336398 рецепт буенча 230,5 млн. сумлык; Гемофилия, муковисцидоз, гипофизар нәнизм, Гоше авыруы, миелолейкоз, склероз, орган һәм тукымалар күчереп утыртылганнан соң дәваланырга кирәк булган гражданнарга 4357 рецепт буенча 249,1 млн. сумлык; бушлай дару һәм медицина эшләнмәләре белән тәэмин итүгә хокукы булган гражданнарга 108296 табиб рецепты 84,1 млн. сумлык дару җибәрелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot