news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның танылган спортчылары Казан гимназиясендә Олимпия дәресе үткәрде

Олимпия дәресен җиңел атлетика буенча Россиянең атказанган тренеры, ТР Дәүләт Советына депутатлыкка кандидат Ольга Павлова алып барды.

(Казан, 10 сентябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген Казанның 21 нче гимназиясе (Зорге урамы, 71) спорт залында 6-9 нчы сыйныф укучылары өчен ачык Олимпия дәресе узды. Укучылар белән очрашуга танылган спортчылар килде.

Олимпия дәресен җиңел атлетика буенча Россиянең атказанган тренеры, ТР Дәүләт Советына депутатлыкка кандидат Ольга Павлова алып барды. Иң элек, укучыларга Бөтендөнья җәйге Универсиадага әзерлек чорында төшерелгән Татарстан башкаласы Казан турындагы һәм Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатына багышлап әзерләнгән фильмнар күрсәтелде.

“Бүген сезнең янга Татарстан данын еракларга таныткан һәм әле тагын киләчәктә дә спорт үсешенә үз өлешен кертәчәк данлыклы спорт осталары килде”, - дип мөрәҗәгать итте Ольга Павлова укучыларга. Ул Татарстан башкаласының чын мәгънәсендә Россиянең спорт мәркәзенә әверелүен ассызыклап, былтыр Казанда Бөтендөнья студент уеннары гөрләп узуын, киләсе елга Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты булачагын, 2016 нчы елда Казанның җиңел атлетика буенча юниорлар арасында дөнья чемпионатын кабул итәчәген билгеләп үтте.

“Синтез” ватерполо клубы баш тренеры, 2000 һәм 2004 нче еллардагы Олимпия уеннары призеры, Спортның су төрләре буенча 2015 нче елгы Дөнья чемпионаты илчесе Ирек Зиннуров, танылган динамовчы-спортчылар: 2012 нче елгы олимпия чемпионкасы, дөнья һәм Ауропа чемпионкасы, җиңел атлетика буенча атказанган спорт остасы Юлия Зарипова, дөнья һәм Россия чемпионатларының берничә мәртәбә призеры, Дөнья кубогының көмеш призеры, академик ишү буенча халыкара класслы спорт остасы Артем Косов үзләренең спорт дөньясына ничек килеп керүе, спорттагы казанышлары турында сөйләде. Дәрес азагында спортчылар укучылар яудырган сорауларга җавап бирде.

Ирек Зиннуров укучыларны Яңа уку елы башланып китү белән тәбрикләп, мәктәп елларының иң мәшәкатьсез еллар булуын әйтеп китте. “Мин үзем 4-5 нче сыйныфларда спорт белән шөгыльләнә башладым. Әбием белән 80 нчы еллар Олимпиадасын карый идек, шундагы спортчылар чыгышына шаклар ката идем, аларга кызыга идем. Шул вакытта әбием, “син дә спортчы булырсың, югары үрләр яуларсың”, диде – мин ышанмый идем...

Аның сүзләре рас килеп чыкты – үземне спортка багышладым, зур уңышларга ирештем. Әмма, ни кызганыч, Олимпиадада алтын медаль яулап булмады. Хәзер мин тренерлык белән шөгыльләнәм. Үземә тәтемәде – укучыларым алтын медальгә лаек булсын иде дип телим”, - дип белдерде Ирек Зиннуров. Ул укучыларны 2015 нче елда судагы спорт ярышларын объектларга барып тамаша кылырга өндәде.

Юлия Зарипова үзенең һәрвакыт беренчелеккә омтылуы, җиңү бәхетен татып карыйсы килүе турында бәян итте. “Икенче урынны уңышсызлыкка тиңли идем. Каршылыкларга карамастан, алга баруымны дәвам иттердем. Авырлыклардан курыкмагыз, алар безне чыныктыра гына”, – диде ул. Ольга Павлова Юлиянең 2016 нчы елда Рио-де-Жанейрода узачак Олимпия уеннарында катнашачагы турында хәбәр итте.

Артем Косов укучыларны спортка этәрүдә мәктәпнең зур роль уйнаганын ассызыклап узды. Аның фикеренчә, укытучылар спортка омтылган балага каршы килергә тиеш түгел, ә, киресенчә, моны хуплап, ярдәм итәргә тиеш. Шәхсән үз мисалында ул шулай дип саный.

Ольга Павлова укучыларны спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итәргә тырышып: “Спортчылар сезнең кебек үк кешеләр, аларның да елаган, кулларын селтәгән, ташлыйсы килгән чаклары булгандыр, әмма зур ихтыяр көче белән алар бирешмәгән, нык булган”, - диде.

Спортчылар очрашуга буш кул белән килмәгән. Алар балаларга “Рубин” командасы футболчысы Роман Шаронов имзасы төшерелгән футбол тубын, Казанның “Синтез” командасы уенчылары имзалары белән су тубы спорт төрендә кулланыла торган тупны һәм берничә баскетбол тубын, эстафета таякчыкларын тапшырды.

Дәрес тәмамлангач, укучылар данлыклы спортчылар белән аралашып, алардан автограф алып, истәлеккә фотога төште.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100