news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның тагын дүрт трассасында тоталь контроль системасы урнаштырылачак

ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе әлеге җиһазлар юл һәлакәтләре санын кимүгә ярдәм итүен билгеләп узды.

Татарстанның тагын дүрт трассасында тоталь контроль системасы урнаштырылачак
архив/Михаил Захаров
(Казан, 7 май, "Татар-информ", Лилия Локманова). Татарстанның тагын дүрт трассасында тоталь контроль системалары булдырылачак. Бу хакта бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат конференциясендә Татарстан буенча ЮХИДИ идарәсе башлыгы Ленар Габдрахманов хәбәр итте. 
 
"Тоталь контроль системасы беренче булып Казан – Малмыж юлында, икенчесе Чаллы –Зәй – Әлмәт, өченчесе Казан – Шәмәрдән, дүртенчесе, юл һәлакәтләре күп була торган Чистай –  Түбән Кама юлында барлыкка киләчәк", - диде Ленар Габдрахманов. 
 
2018 елда тоталь контроль системасы Казан – Оренбург һәм Казан – Ульяновск трассаларында урнаштырылган. ЮХИДИ Идарәсе җитәкчесе әлеге җиһазлар юл һәлакәтләре санын кимүгә ярдәм иткәнен билгеләп узды.
 
Бу чаралар автомобильләрнең уртача тизлеген билгеләргә һәм йөк машиналары агымын киметергә ярдәм итә. 
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100