news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның Табигать музее иске батарейка һәм лампочкалар җыя

Яңа ел алдыннан искергән батарейка һәм лампочкаларны ташлар өчен музейга килергә чакыралар.

 (Казан, 13 декабрь, “Татар-информ”). Татарстанның Табигать тарихы музеенда “Керпене коткарабыз” дип исемләнгән акция декабрь азагына кадәр дәвам итәчәк. Казан Кремлендә урнашкан әлеге музейда кулланышта булган батарейка һәм лампочкаларны җыялар, аларны биредә махсус контейнерларга салып калдырырга була, дип хәбәр итә музейның матбугат хезмәте.

Батарейкаларда сәламәтлеккә, табигатькә зыянлы химик матдәләр, авыр металл һәм кислоталар бар. Еш кына кешеләр аларны чүп савытларына ташлый. Энергияне саклаучы лампочкаларны да теләсә кайда ташларга ярамый, аларда шулай ук куркыныч тудырырга мөмкин терекөмеш бар.

Яңа ел алдыннан искергән батарейка һәм лампочкаларны ташлар өчен музейга килергә чакыралар. 
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100