news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның Төзелеш министрлыгында кулланылган батарейкаларны кабул итә башладылар

САО «ЭРГО» компаниясе бушлай контейнер белән тәэмин иткән һәм бушлай хезмәт күрсәтәчәк.

(Казан, 10 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуьалык министрлыгы бинасында (Дзержинский ур., 10) кулланылган батарейкаларны һәм аккумляторларны кабул итә башладылар. Бу хакта министрлыкның рәсми порталында хәбәр ителә.

САО «ЭРГО» компаниясе бушлай контейнер белән тәэмин иткән һәм бушлай хезмәт күрсәтәчәк.

Бу рәвешле кешеләрдә әйләнә-тирә мохиткә җаваплы һәм сакчыл караш тудырырга һәм халыкның экологик грамоталылыгын күтәрү ниятләнә.

news_right_1
news_right_2
news_bot