news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның төзәтү учреждениеләрендә өлкән яшьтәге тоткыннарны бәйрәм белән котладылар

Колонияләрдә бәйрәм ашлары оештырылды һәм кинофильмнар күрсәтелде

(Казан, 1 октябрь, “Татар–информ”). Бүген республика төзәтү учреждениеләрендә Өлкәннәр көнен билгеләп үттеләр. Учреждениеләр администрациясе аны бәйрәм рухында үткәрергә тырышты.
Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең ТР буенча баш идарәсе мәгълүмат хезмәте мәгълүматларына караганда, 4 нче төзәтү колониясендә өлкән яшьтәге тоткыннарны бәйрәм ашы белән сыйладылар, азык–төлек җыелмалары (чәй, тәмәке, тәм–томнар) тапшырдылар һәм ретро–фильмнар күрсәттеләр. 19 нчы төзәтү колониясендә алар өчен бәйрәм ашы, концерт оештырылды һәм “В бой идут одни старики” фильмы күрсәтелде. Әлмәтнең 8 нче төзәтү колониясендә шахмат турниры узды һәм өлкән яшьтәге тоткыннар игътибарына “Калина красная” фильмы тәкъдим ителде.
Җинаятьләрне үтәтү системасының башка учреждениеләрендә дә чәй табыны әзерләнде, пенсия яшендәге тоткыннар өчен видеофильмнар, концерт күрсәтелде. Чарага тоткыннарның туганнарын, учреждение, иҗтимагый оешмалар урнашкан районның социаль яклау бүлекләрен җәлеп иттеләр.
Бүгенге көндә ТР җинаятьләрне үтәтү системасы учреждениеләрендә пенсия яшендәге 124 кеше җәза срогын үти.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100