news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның Тәтеш районына яңа башлык сайланды

Ул - Рәмис Сафиуллов

 (Казан, 8 октябрь, «Татар-информ»). Бүген Тәтеш районы Депутатлар советының чираттан тыш 50 нче утырышында районның яңа башлыгы итеп Рәмис Сафиуллов сайланды.

Утырышта ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров һәм аның урынбасары – территорияләр белән эшләү идарәсе җитәкчесе Илнур Гарипов, КФУ ректоры Илшат Гафуров, Суд департаментының ТР дагы идарәсе җитәкчесе Җәүдәт Салихов һ.б. катнашты.

“Югары профессиональлек, бай эш тәҗрибәсе, оештыру һәм җитәкче сыйфатлары тәтешлеләрнең социаль-икътисадый бурычларын хәл итүгә һәм иминлекләрен күтәрүгә юнәлдерелгән нәтиҗәле эшчәнлек алып баруда ярдәм итәчәгенә ышанам”, - дип белдерде районның яңа башлыгына Әсгать Сәфәров. Ул шулай ук: “Районның уңышлы үсеш алуы җитәкчедән, аның абруеннан һәм оештыру сыйфатларыннан тора”, - дип ассызыклады.

ТР Президенты Аппараты җитәкчесе сүзләренә караганда, республика Президенты Тәтеш районының элеккеге башлыгы Валерий Чершинцевка Менделевск районы җитәкчелеген тәкъдим итте.

Рәмис Сафиуллов 1962 елда ТАССРның Чүпрәле районында туган. “Зоотехник” һәм “инженер-механик” белгечлекләре буенча Ульяновск авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган. Авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты. Һава десанты гаскәрләрендә хезмәт иткән. Озак вакыт Ульяновск авыл хуҗалыгы техникумында баш инженер булып эшләгән, аннары сөт заводы директоры урынбасары булып хезмәт куйган. 1997 елда “Башак” агрофирмасы” ҖЧҖ  җитәкчесе булган. 2003 елда “Ел җитәкчесе” республика конкурсы кысаларында, агросәнәгать комплексының иң яхшы җитәкчесе исеменә лаек дип табылган. Төбәк алдындагы хезмәтләре өчен ТР Президентының Мактау грамотасы белән бүләкләнгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100