news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның төп зооботаника бакчасы яңартыла

2016 елда ул үзенең 210 еллыгын билгеләп үтәчәк

 (Казан, 11 ноябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Киләсе ел Татарстанда парклар һәм скверлар елы итеп игълан ителде. Шул уңайдан, башкаланың зооботаника бакчасы да зур үзгәрешләр кичерәчәк. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Указы нигезендә, “Татинвестгражданпроект” институты объектны төзекләндерү буенча проект эскизы төзегән. Әлеге оешманың директоры Гадел Хөснетдинов бүген ТР Хөкүмәтендә узган брифингта хәбәр иткәнчә, “түгәрәк өстәл”ләр оештырып, проектны өйрәнәчәкләр, тикшерәчәкләр һәм бер ай эчендә ул расланырга тиеш. Зооботаника бакчасын төзекләндерү эшләре исә киләсе ел башына планлаштырыла.

Яңартылган зооботаника бакчасында фәнни-тикшеренү үзәге, оранжерея, хайваннарны тотып карарга мөмкинлек бирә торган зона, аттракционлы балалар зонасы, ресторан, кафе һ.б. күрергә мөмкин була.

Төзекләндерү эшләре ике этапта үтәчәк. Беренче этабында яңа павильоннар булдыру, икенчесендә исә хәзерге зоопарк территориясен төзекләндерү планлаштырыла. Тәзекләндерү эшләре барышында хәзерге зоопарк үзенең эшен туктатмаячак.

Гадел Хөснетдинов сүзләренчә, яңа территориядә нигез итеп “могҗизалы тау” алына. Әлеге тауда төрле җәнлекләр урнаштырылачак, шулай ук, ясалма сулык булдыру да ниятләнә. Яңа мәйданнар Кабан күле буенда төзелер дип көтелә.

Төзекләндерү эшләренә акча республика бюджетыннан бүленә. Шулай ук, иганәчеләрне, инвесторларны җәлеп итү күздә тотыла.

Искәртеп узабыз: 2016 елда Казан зооботаника бакчасы үзенең 210 еллыгын билгеләп үтәчәк. 2013 нче елда анда 225 мең кеше булган. Быелның 1 ноябренә исә Казан уртасындагы әлеге тереклек почмагына  222 мең кеше килгән. Яңартылганнан соң, монда кимендә 1 миллион кеше килер дип көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100