news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның төньяк-көнчыгышы өчен югары технологияле медицина үзәге төзеләчәк

Казанда Чаллының ашыгыч ярдәм хастаханәсен медицина җиһазлары белән тәэмин итүне финанслау проектын гамәлгә ашыруның барышы хакында фикер алыштылар

(Казан, 6 март, “Татар-информ”, Наталья Рыбакова). Бүген ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов “Гермес” иминият агентлыгы генераль директоры Манфред Брюер белән очрашты. ТР Министрлар Кабинетында узган очрашуда ТР икътисад министры Марат Сафиуллин, ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов, “Ак Барс” банкының идарә рәисе Роберт Миңнегалиев һәм башкалар катнашты.
Очрашуда катнашучылар “Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе” сәламәтлек саклау учреждениесен медицина җиһазлары белән тәэмин итүне финанслау проектын гамәлгә ашыруның барышы хакында фикер алышты. Сәламәтлек саклау системасын үстерү һәм югары технологияле медицина ярдәме күрсәтү стратегиясе нигезендә, Татарстанда югары технологияле медицина хезмәте күрсәтүдә өч төбәк зонасы билгеләнде. Үзәк төбәк – башкаланың югары технологияле медицина үзәкләренә, көньяк-көнчыгыш төбәк Әлмәтнең “Татнефть” ААҖ медицина-санитар частена беркетелде. Республиканың төньяк-көнчыгышында яшәүчеләргә югары технологияле медицина ярдәме Чаллыда күрсәтеләчәк.
2009 елның гыйнварында ТР Президенты күрсәтмәсе нигезендә Чаллыда, базасында өченче төбәк югары технологияле медицина ярдәме күрсәтү үзәге төзү максатыннан ашыгыч ярдәм хастаханәсен реконструкцияләү эшләре башлана. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы стратегиясе нигезендә, республиканың төнъяк-көнчыгышы өчен өченче югары технологияле үзәк төзеләчәк. Нәтиҗәдә, республикада яшәүчеләрнең барысы да югары технологияле медицина ярдәме ала алачак. Чаллыдагы төбәк үзәге республиканың көньяк-көнчыгышында яшәүче 1,2 миллион кешегә югары технологияле медицина ярдәме күрсәтәчәк.
2009 елның 30 декабрендә реконструкция эшләренең беренче чираты төгәлләнде. ТР Премьер-министры тарафыннан 2010 елның ноябрендә югары технологияле медицина җиһазларын урнаштыру һәм монтажлауны да кертеп, төзекләндерү эшләрен тәмамлау бурычы куелды. Икенче этапны төгәлләү өчен финанс чыгымнарының гомуми бәясе 2,2 миллиард сум тәшкил итә.
ТР Премьер-министрының әлеге хастаханәгә бәйле күрсәтмәсен шактый кыска вакыт эчендә үтәүгә ирешелде, дип билгеләп үтте ТР икътисад министры Марат Сафиуллин бүгенге очрашуда. “Кичә килешүнең раслануы билгеле булды. Барлык имзалар җыелды, җиһазлар килештерелде, аванс алдык. Килешү кичәге көннән башлап төзелгән дип санала. Авансның күләме – 131 миллион, аккредитив – 688 миллион, 2018 елга кадәр без гамәлгә ашырырга тиешле түләүләрнең гомуми күләме 987 миллион сум тәшкил итә. Беренче түләүләр 2012 елдан башланачак”, - дип хәбәр итте ул.
Очрашу төгәлләнгәч ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов журналистларга әлеге проектның Россия өчен уникаль булуы хакында хәбәр итте. “Нәтиҗәле һәм кыска вакыт эчендә иң заманча җиһазлар һәм технологияләр сатып алырга мөмкинлек бирүче карар табылды. Әлеге технологияләр бездә ноябрьдә үк барлыкка киләчәк. Хастаханәгә барлыгы 134 төрдәге медицина җиһазы куелачак”, - диде ул.
Медицина үзәгенә югары дәрәҗәдәге диагностика җиһазлары урнаштырылачак. Бу диагнозны бик тиз арада куярга һәм хастаханәгә авариядән соң эләккән пациентларны дәвалауга җибәрергә мөмкинлек бирәчәк.
Марат Сафиуллин журналистларга биргән интервьюсында әлеге проектның катлаулы һәм әһәмиятле икәнлеген, аны гамәлгә ашыру чоры кризис вакытына туры килүен ассызыклады. “Кризиска да карамастан без “Гермес” ярдәмендә бу проектны гамәлгә ашыруга ирештек. Узган елның сентябрендә узган очрашуда ТР Премьер-министры безгә Германия партнерлары белән бергә иң оптималь схемаларны җентекләп тикшерергә күрсәтмә бирде. Безнең мондый программаларга акчаларны бу дәрәҗәдә нәтиҗәле җәлеп итә алганыбыз юк иде әле”, - дип ассызыклады ул.
«Commerzbank AG» вәкиле шушы көннәрдә “Ак Барс” банкы белән 50 миллион евролык кредит килешүе төзелүе хакында хәбәр итте. “Безнең бурыч кызыклы проектлар табу һәм республикага инвестицияләр кертергә, мондый планнарны гамәлгә ашырырга әзер торган немец партнерларын табуга кайтып кала. Мондый программаларда катнашырга теләүче республикалар күп булса да, Татарстан беренче актив төбәк булды”, - дип ассызыклады ул.
“Гермес” иминият агентлыгы генераль директоры Манфред Брюер хәбәр иткәнчә, финанслаудан башка бу проектны гамәлгә ашырып булмас иде. “Татарстандагы коллегаларыбыз безгә аны кыска вакыт эчендә гамәлгә ашырырга ярдәм итте. Мин бу өлкәдә инде 33 ел эшлим, туплаган тәҗрибәм моның гадәттән тыш вакыйга булуын раслый. Мондый проектлар тиз арада гамәлгә ашырылмый. Әле ноябрь аенда гына бу проект хакында сүз алып барган булсак, бүген килешү үз көченә керде инде. Проектны Татарстан өчен генә түгел, бөтен Россия өчен сынау проекты буларак карарга мөмкин. Мондый программалар Татарстан сәнәгатенең башка өлкәләрендә дә кертеләчәк”, - дип ассызыклады ул.
Искәртеп узабыз, быелның 20 гыйнварында Чаллының ашыгыч ярдәм хастаханәсе һәм Германиянең «AJZ Engineering GmbH» компаниясе арасында медицина һәм технология җиһазлары белән тәэмин итү турында килешү төзелде. Зур социаль әһәмияткә ия әлеге проектны гамәлгә ашыруда республикабызның “Ак Барс” банкы ААҖ һәм “Связьинвестнефтехим” ААҖ кебек бизнеста зур роль уйнаучы вәкилләр катнаша. Килешү Халыкара структур финанслау кысаларында «Commerzbank AG» (Германия) һәм «Euler Hermes» (Германия) иминият эксперт агентлыгы катнашында “Ак Барс” банкы ААҖ тарафыннан финансланачак. “Связьинвестнефтехим” ААҖ килешүнең гаранты ролендә чыгыш ясый. Проект ТР Икътисад министрлыгы ярдәмендә гамәлгә ашырыла.
2010 елның 5 мартында «Euler Hermes» (Германия) иминият эксперт агентлыгы медицина һәм технология җиһазлары белән тәэмин итү турындагы килешүне хуплады. Барлыгы 1 миллиард сумлык 700 дән артык берәмлек техника китереләчәк, алар арасында Татарстан һәм Идел буе федераль округында тиңдәше булмаган югары технологияле җиһазлар да бар. Бу заманча җиһазларны кулланып нейрохирургия, кардиохирургия, онкология, травматология һәм башка өлкәләрдә иң алдынгы һәм нәтиҗәле технологияләр кертеләчәк.
Быелның 5 мартында узган РФ Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгының коллегия утырышында Чаллының ашыгыч ярдәм хастаханәсе базасында күп профильле дәвалау учреждениесе структурасында ашыгыч ярдәм үзәге төзү буенча сынау проектын гамәлгә ашыру турында карар кабул ителде.

news_right_1
news_right_2
news_bot