news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның Свердловски өлкәсендәге даими вәкиленә Чиләбе өлкәсе губернаторы мактау грамотасы тапшырды

Татарстанның Свердловски өлкәсендәге даими вәкиленә Чиләбе өлкәсе губернаторы мактау грамотасы тапшырды

(Казан, 19 апрель, “Татар-информ”). Бүген Чиләбе өлкәсе хөкүмәтенең матбугат хезмәте Татарстанның Свердловски өлкәсендәге даими вәкиле Равил Бикбовка аны өлкәнең югары бүләге “Мактау грамотасы” белән бүләкләү турында хәбәр итте.

Губернатор Петр Суминның “Чиләбе өлкәсе һәм Татарстан Республикасы арасындагы икътисади һәм мәдәни хезмәттәшлек үсешенә зур өлеш керткән өчен” указы нигезендә, Бикбов “Чиләбе өлкәсенең мактау грамотасы” белән бүләкләнгән. “Татар-информ”га даими вәкил белдергәнчә, “бу бүләк, беренче чиратта, ТР хакимиятенең тәҗрибәле сәясәтче ТР Президенты Минтимер Шәймиев җитәкчелегендәге төгәл уйланган һәм нәтиҗәле сәясәте турында дәлилли”.

news_right_1
news_right_2
news_bot