news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның суд приставлары туберкулезның ачык формасы белән авыручы ике гражданны мәҗбүри госпитализацияләгән

Кичә алар Республиканың туберкулезга каршы диспансерына китерелгән

(Казан, 2 октябрь, “Татар-информ”). Кичә, 1 нче октябрьдә, Татарстан Суд приставлары идарәсенең Апас районы бүлеге суд приставлары туберкулезның ачык формасы белән авыручы ике гражданны мәҗбүри госпитализацияләгән.

Медицина хезмәткәрләре әлеге гражданнарны госпитализацияләү һәм дәвалау өчен яшәү урыны буенча берничә тапкыр барган. Әмма алар диспансер хезмәткәрләренә үзләренең сәламәт булулары турында тәкърарлап, үз теләкләре белән дәваланырга теләмәгән. Шул ук вакытта тәртипсез тормыш рәвеше белән яшәгән, җәмәгать урыннарында йөреп, башка кешеләргә авыру йоктыру куркынычы тудырган. Туберкулезга каршы диспансер җитәкчелеге ярдәм сорап судка мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булган. Апас районы суды тарафыннан аларны мәҗбүри госпитализацияләү турында карар чыгарылган.

2014 нче елның 1 нче октябрендә туберкулезның ачык формасы белән авыручылар өчен каралган махсус автомобильдә алар Республиканың туберкулезга каршы диспансерына китерелгән. Әлеге гражданнарны госпитализацияләүдә суд приставларына участок табибы һәм полиция участок уполномоченные ярдәм күрсәткән. Бу хакта Суд приставлары федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе матбугат хезәте хәбәр итә.

 

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100