news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның Спорт порталын эшләү якынча 5 миллион сумга төшкән

Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы проектның функциональ заказчысы булды.

(Казан, 7 март, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстанның Спорт порталын эшләү якынча 5 миллион сумга төшкән. Бу хакта бүген республиканың Министрлар Кабинетында узган брифингта вице-премьер – Татарстан мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов җиткерде.

«Сатып алу булды, тиешле бәйге үткәрелде. Татарстанда мәгълүматлаштыру буенча барлык чыгымнар, техниканы сатып алу да, бердәм дәүләт заказчысы аша башкарыла. Мәгълүматлаштыруны Татарстан Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы алып бара, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы проектның функциональ заказчысы булып тора», – дип җиткерде спикер.

Искәртеп үтик, сайт sport.tatarstan.ru адресы буенча урнашкан. Әлегә ул тест режимында эшли.

news_right_1
news_right_2
news_bot