Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанның Спас районында яңа прокурор билгеләнде
Бүген Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков район прокуратурасы коллективына яңа җитәкчене тәкъдим итте.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 11 март, «Татар-информ»). Татарстанның Спас районында яңа прокурор билгеләнде. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.
«Бүген Татарстан Республикасы прокуроры Илдус Нәфыйков Глеб Тимофеевны район прокуратурасы коллективына һәм Спас районы активына тәкъдим итте», - дип сөйләде агентлыкка Руслан Галиев.

- Глеб Тимофеев 1983 елда Казанда туган. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының юридик факультетын тәмамлаган. Хезмәт юлын 2005 елда Яшел Үзән шәһәре прокуратурасының өлкән тикшерүчесе вазифасында башлый.
- 2006 елда Казанның Авиатөзелеш районы прокуроры ярдәмчесе итеп билгеләнә. 2009 елдан Казан прокуроры ярдәмчесе вазифасын башкара. 2012 елдан 2015 елга кадәр - Биектау районы прокуроры урынбасары. Ике елдан соң Казанның Совет районы прокуроры урынбасары булып эшли. Соңгы берничә елда Югары Ослан районы прокуроры вазифасында була.
- Глеб Тимофеев III дәрәҗә «Законга тугрылык өчен» билгесе белән бүләкләнгән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз