news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның Спас һәм Түбән Кама районнарында суга баткан ике кешенең гәүдәләре табылган

54 яшьлек ир-атның мәетен – Долгое күлендә, ә 19 яшьлек егетнекен Идел елгасында тапканнар.

(Казан, 9 июль, «Татар-информ»). Татарстанның Спас һәм Түбән Кама районнарында суга баткан ике кешенең мәетен тапканнар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсеннән хәбәр иттеләр.

Узган шимбәдә Суда коткару җәмгыяте хезмәткәрләре Дмитриевка авылы янында Долгое күлендә яр буеннан өч метр эчтә 54 яшьлек ир-атның мәетенә юлыккан. Балыкчы 3 июльдә батып үлгән, дип фаразлана.

Бүген иртән 112 бердәм номерына Болгар шәһәре янында Идел елгасында 6 июльдә юкка чыккан 19 яшьлек егетнең җәсәде табылуы хакында хәбәр килгән.

Хәзерге вакытта белгечләр әлеге фаҗигаларның ни сәбәпле килеп чыгуын ачыклый. 

news_right_1
news_right_2
news_bot