Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанның социаль яклау оешмалары елына 37 тонна кәгазьне сарыф итүдән саклый
Социаль яклау оешмалары 850 оешма белән электрон бәйләнешне җайга салган.
(Казан, 2 февраль, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстанның социаль яклау оешмалары халыктан гаризаларны электрон форматта кабул итү ярдәмендә елына 37 тонна кәгазьне сарыф итүдән саклый.
«Элек бер кешенең гаризасы белән документлары уртача 4 биттән торган. Хәзер төрле социаль ярдәм чараларын алучылар саны 1,7-1,8 млн кеше дип исәпләсәк, социаль яклау оешмаларында елына 7 миллионнан артык кәгазь бите тупланыр иде. Электрон гаризалар 37 тонна кәгазьгә экономия бирә», — диде ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова.
Министр Татарстанның Хөкүмәт йортында узган брифингта «Татарстан Республикасы халкының социаль регистры» дигән проект булдырылганын әйтте. Ул территориаль органнар, ведомство карамагындагы учреждениеләр эшчәнлеген оптимизацияләү өчен, кешеләргә социаль ярдәм чараларын алуны гадиләштерү өчен эшләнгән.
«Бу проект халыкка социаль ярдәм чараларын алуны да, үзебезнең эшне дә гадиләштерергә мөмкинлек бирә. ЗАГС, Салым хезмәте, Социаль иминиятләштерү фонды, банклар кебек 850 оешма белән электрон бәйләнеш җайга салынды. Алардан 25 төрле документны бары тик электрон рәвештә алабыз», — диде Эльмира Зарипова.
2019 елның февралендә Сочи шәһәрендә узган Россия инвестиция форумында Татарстан Республикасы әлеге проектны гамәлгә ашырган өчен үз номинациясендә җиңүче дип танылган.
«Документларның электрон әйләнеше кәгазьгә экономия белән беррәттән, хезмәткәрләрнең эшен дә җайлады. Бүген өч йөзләп белгеч 1,7 млн кешегә хезмәт күрсәтә. Гаризаны социаль яклау бүлегендә кабул итү 20-30 минут дәвам итсә, электрон рәвештә бу эш 5 минут эчендә башкарыла. Узган ел 1,2 млн электрон гариза кабул иттек. Бу безгә килгән барлык гаризаларның - 87 проценты», — диде министр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз