news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның Социаль медицина экспертизасы хезмәткәрләрен ришвәт өчен хөкем итәләр

Экспертлар кешеләргә инвалидлык төркеме билгеләр өчен акча сораганнар.

(Казан, 31 октябрь, «Татар-информ», Александр Елисеев). Казанның Совет районы суды бүген Социаль медицина экспертизасының Татарстан буенча Баш бюросы хезмәткәрләренә карата җинаять эшен карауны дәвам итте. Хезмәткәрләр мошенниклыкта һәм ришвәт биргәндә арадашчы булуда гаепләнә.

Бүген суд өч шаһитны тыңлады. Кукмара районында яшәүче ханым сөйләвенчә, ул үги атасына инвалидлык алганда Үзәк район хастаханәсендә белешмәләр җыйган. Медицина оешмасында билгесез хатын-кыз аңа Социаль медицина экспертизасының Татарстан буенча Баш бюросы администраторы Большова Оксананың телефон номерын биргән. Ә анысы әлеге хатын-кызга документлар тутырырга булышачагын әйткән һәм шуның өчен 160 мең сум акча сораган.

Нәтиҗәдә, Большова тәкъдименә ризалашып, әйтелгән сумманы тапшырган. Шаһит сүзләренчә, Социаль медицина экспертизасының Татарстан буенча Баш бюросы администраторы акчаларны социаль медицина экспертизасы бюросының кайсыдыр табибына бирергә тиеш булган.

Шулай ук суд Оксана Большованың иреннән дә сорау алган. Ул хатынын Раиса Гаска янына алып барганлыгын әйткән. Очрашу вакытында хатынының аңа документлар һәм конверт тапшыруын, соңрак табиб берничә купюраны Большовага бирүе турында сөйләгән.

Исегезгә төшерәбез: бюрода администратор булып эшләүче Оксана Большова мошенниклыкта һәм ришвәт бирүдә арадашчы булганы өчен суд эскәмиясенә утырды. Аның коллегасы, табиб Раиса Гаска мошенниклык белән бәйле 9 очракта гаепле булуы ачыклана. Тикшерү фаразлары буенча, Гаска белән Большова законсыз рәвештә акчалата бүләк алып, инвалидлык группасы алырга яки аны озынайтырга ярдәм иткәннәр. Әлеге эш буенча җәмгысе 12 зыян күрүче уза.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100