news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның скаутлар хәрәкәте юбилейга әзерләнә

Бәйрәмдә Татарстан скаутлары, ветеран-скаутлар, шулай ук башка шәһәрләрдән кунаклар катнашачак

(Казан, 6 сентябрь, «Татар-информ», Мария Кирюхина). Сентябрь ахырында Татарстан скаутлары тагын бер истәлекле вакыйга – Татарстан Республикасы скаутлар хәрәкәтенең 20 еллыгын билгеләп үтәчәк. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Республика скаут үзәгенең идарә рәисе Аида Горбунова хәбәр итте.
Бәйрәм балалар иҗаты үзәкләренең берсендә узачак. Анда Татарстан скаутлары, ветеран-скаутлар, шулай ук башка шәһәрләрдән кунаклар катнаша. “Бәйрәмдә катнашу өчен без Мәскәү, Санкт-Петербург, Иркутски, Пермь, Екатеринбург, Сарытау, Самара, Волгоград һәм башка шәһәрләрнең скаутларын чакырдык”, - дип хәбәр итте А.Горбунова.
Бәйрәмнең программасы ТР скаутлар хәрәкәте хакындагы кыска метражлы фильм карауны, шулай ук Казан бардларының чыгышларын үз эченә ала. Алар үз репертуарларындагы иң яхшы поход җырларын башкарачак.
Залга керү юлында кунакларны оештыручылардан сюрприз – туристлык эстафетасы көтеп торачак. Анда һәр катнашучы палатка кору, рюкзак җыю һәм учак ягуда үз осталыгын күрсәтәчәк.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot