news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның сигез районында бала тудыру йортларын оптимизацияләү башланды

Әлеге карарны Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгында медицина хезмәте күрсәтү сыйфатын арттыру максатыннан эшләнә, дип аңлаттылар.

(Казан, 13 декабрь, «Татар-информ»). 1 декабрьдән Татарстанда Мөслим, Апас, Югары Ослан, Балык Бистәсе, Кайбыч, Кама Тамагы, Яңа Чишмә, Чирмешән районнарында бала тудыру йортлары оптимизацияләнде. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгында сүз ябылу турында түгел, ә йөкләнешне бүлү турында бара дип аңлаталар. Әлеге чараны ведомствода «чарасызлыктан» – авырлы хатыннарга, яңа бала тудыручыларга һәм туган балаларга сыйфатлы ярдәм күрсәтү, шулай ук ана һәм бала үлемен киметү максатыннан эшләнә, дип белдерәләр.

«Бу өлкәдә барлык мәсьәләләр чишелә: рациональ маршрут юлы билгеләнә, пациентларның якындагы муниципальара үзәкләргә бүленеше тәгаенлана, кирәкле җиһазлар, квалифицияле кадрлар һәм махсуслашкан ярдәм күрсәтү мөмкинлеге карала. Шуның белән бергә барлык саналган хастаханәләрдә йөкле хатыннар өчен патология койкалары саклана, анда экстрен очракта бала табу өчен рөхсәт һәм мөмкинлекләр бар. Медицина персоналына килгәндә, аларның һәркайсы теге яки бу үзәк район хастаханәләрендә эшләүләрен дәвам итә», – дип хәбәр иттеТатарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат сәркатибе Айгөл Сәлимҗанова.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100