news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның шин комплексы тарафыннан 2010 елда 10 миллион автопокрышка сату күздә тотыла

“Татнефть–Нефтехим” идарәче компаниясендә 2009 елда башкарылган эшкә нәтиҗә ясалды һәм агымдагы елга бурычлар билгеләнде

(Түбән Кама, 15 февраль, “Татар–информ”). “Татнефть–Нефтехим” идарәче компаниясендә хезмәт коллективы конференциясе узды. Анда 2009 елда башкарылган эшкә нәтиҗә ясалды һәм агымдагы елга бурычлар билгеләнде.
“Түбән Кама Шин” ААҖ 2009 елда 9 миллион 432 мең шин (планда – 9 миллион 317 мең) эшләп чыгарган. 2010 елда 10 миллион шин сату күздә тотыла. 2009 елда “Кама” Фәнни–техник үзәгендә «Кама-Евро-129», «Кама-Евро-519», «Кама-Евро LCV-131», «Кама-Евро LCV-520» модель шиннарның яңа линейкаларын үзләштерү эше дәвам итте. 2010 елда әлеге линейкаларны алга таба киңәйтү һәм яңа бренд астында яңа шиннар эшләү күздә тотыла.
“Түбән Кама техник углерод” ААҖ 2009 елда 105,5 мең тонна техник углерод (планда – 90 мең тонна) эшләп чыгарган. Ел дәвамында технологик агымнарны реконструкцияләү һәм яңарту, шулай ук техник углеродның яңа маркаларын үзләштерү буенча планлы эшләр башкарылган. 2010 елда 102 мең тонна техник углерод җитештерү ниятләнә.
2009 елда “Түбән Кама механика заводы” ААҖндә нефть химиясе комплексы предприятиеләренең механика һәм энергетика хезмәтләрен үзгәртеп коруның беренче этабы үткәрелгән. 2010 елга төп бурычларның берсе – әлеге завод базасында төбәк сервис үзәге оештыру.
“Ярполимермаш–Татнефть” ЯАҖ 2009 елда 303 комплект пресс–форма һәм 367 тонна коелма җитештергән. Тоташ металл корд шиннар өчен пресс–формалар җитештерүне үзләштерү һәм реконструкция программасы нигезендә, ике «Hermle» комплексы файдалануга тапшырылган һәм тәүге ике тәҗрибә пресс–формасы эшләнгән, аларга “Континенталь” фирмасы белгечләре аттестация үткәргән. Пресс–формалар җитештерүне арттыру буенча “Ярполимермаш–Татнефть” ЯАҖен стратегик үстерү программасы әзерләнгән һәм расланган.
Узган ел “Татнефть”нең нефть химиясе комплексы уникаль завод – “Түбән Кама тоташ металл корд шиннар заводы” ҖЧҖ белән тулыланды. Ул елына 1,2 миллион шин эшләп чыгарырга сәләтле. “Татнефть” ААҖ аны төзүгә 17 миллиард сумга якын инвестиция керткән.
2010 елда “Татнефть”нең нефть химиясе холдингы предприятиеләре тарафыннан 22 миллиард сумлык тауар продукциясе эшләп чыгару күздә тотыла.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100