news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанның шәхси ярдәмче һәм крестьян-фермер хуҗалыклары быел 1567 банк кредиты алган
Кредитларның гомуми күләме 418,1 миллион сум тәшкил итә
Скопировать ссылку
(Казан, 30 март, “Татар-информ”, Ирина Игнатьева). Татарстанның шәхси ярдәмче һәм крестьян-фермер хуҗалыклары быел 1567 банк кредиты алган. Кредитларның гомуми күләме 418,1 миллион сум тәшкил итә. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан хәбәр иттеләр.
Мөслим районында авыл халкына 30,1 миллион сумлык 90 кредит биргәннәр. Актаныш районы шәхси ярдәмче һәм крестьян-фермер хуҗалыклары да шул ук санда банк кредиты алган, әмма биредә аның күләме 17,8 миллион сум тәшкил итә. Кукмара районында 13,6 миллион сумлык 80 кредит, Арча районында 12,8 миллион сумлык – 78, Аксубай районында 9,3 миллион сумлык – 56, Нурлат районында 130,5 миллион сумлык 63 кредит бирелгән.
Шуның белән бергә Яңа Чишмә, Баулы, Яшел Үзән, Югары Ослан районнарында ел башыннан алып 2-5 кредит бирелгән. Аның иң зур күләме нибары 1 миллион сум тәшкил итә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2