news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның шәхси ярдәмче хуҗалыкларына 2 млрд.102,8 миллион сумлык 9220 кредит бирелгән

Бу узган елдагы белән чагыштырганда азрак

(Казан, 16 декабрь, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Быел Татарстанның шәхси ярдәмче хуҗалыкларына 2 млрд.102,8 миллион сумлык 9220 кредит бирелгән, бу узган елдагы белән чагыштырганда азрак. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында белдерделәр.
Мөслим районы шәхси хуҗалыклары иң күп кредит алучылар исәбендә, алар 177,2 млн. сумлык 555 кредит алган. Буа районы халкы 116 млн. сумлык 691 кредит, Актаныш 92 млн.сумлык 503 кредит алган. Кукмара районында шәхси ярдәмче хуҗалыкларын үстерүгә 89 миллион сумлык 490 кредит алган. Апас районында шәхси ярдәмче хуҗалык тотучылар нәселле терлек, кошлар сатып алу һәм терлекчелек биналарын ремонтлау өчен 85,5 млн. сумлык 436 кредит сарыф иткән.
Югары Ослан районында 5,2 млн. сумлык 11 кредит, Яңа Чишмә районында 5,8 миллион сумлык 32 кредит кына алынган. Биектау районының шәхси хуҗалык вәкилләренә 8,8 млн. сумлык 44 кредит бирелгән, ә Әтнәдә - 7,7 млн.сумлык 43 кредит.
Ел дәвамында алынган кредитлар буенча 790,4 млн.сум субсидия түләнгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100