news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның сайлау участокларында 5 меңнән артык күзәтүче теркәлгән

Бу сан көн дәвамында үзгәреп тора, чөнки күзәтүчеләр участоктан участокка йөри, дип ачыклык кертте ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе.

(Казан, 18 март, “Татар-информ”, Наталья Рыбакова). Татарстанның сайлау участокларында 5 меңнән артык күзәтүче теркәлгән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының мәгълүмати-эксперт үзәгендә Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр итте.

“Алар теркәлгән кандидатлар, ышанычлы затлар, сәяси затлар һәм Татарстан Иҗтимагый палатасы вәкилләре. Бу сан көн дәвамында үзгәреп тора. Күзәтүчеләр участоктан участокка йөри”, - дип ачыклык кертте Мидхәт Шаһиәхмәтов.

Мидхәт Шаһиәхмәтов сүзләренчә, сайлау участокларында тавыш бирү тыныч уза. Сайлаучыларның актив булуы күзәтелә. Шулай итеп, бүген 12.00 сәгатькә республика буенча тавыш бирүчеләр 38,47 процент тәшкил итте.

“Бу 2012 елда Президент сайлауларына караганда күбрәк. Ул вакытта бу күрсәткеч 35,45 процент булган”, - дип билгеләп үтте эксперт.

Татарстанда активлык буенча лидерлар – Аксубай (82,41 процент), Кайбыч (82 процент) һәм Апас районнары (80,13 процента).

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100