news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

^Татарстанның сарыкчылык тармагы табышлыга әйләнергә мөмкин

^Татарстанның сарыкчылык тармагы табышлыга әйләнергә мөмкин

(Казан, 2 март, "Татар-информ", Ирина Игнатьева). Бүген Түбән Кама районының "Химокам-Агро" ҖЧҖ базасында сарык үрчетү тармагында интенсив технологияләр кертүгә багышланган республика семинар-киңәшмәсе узачак. Әлеге чарада республика сарыкчылык хуҗалыклары җитәкчеләре, Мәскәү һәм Удмуртия галимнәре, шулай ук ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре катнашачак. Семинарны ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов алып бара. Семинар-киңәшмә ТРда «Агросәнәгать комплексы үсеше» өстенлекле Милли проектны тормышка ашыру кысаларында уза.

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының терлекчелек бүлеге башлыгы Виталий Лабуткин сүзләренә караганда, Татарстанда сарыкчылык тармагының чәчәк аткан чоры 90нчы еллар башына туры килгән. Ул вакытта республиканың авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә 600 мең баш сарык саналган. Хәзер алар 26 мең калган. В.Лабуткин фикеренчә, тармакта кризис йон бәясе бик түбән төшү сәбәпле килеп чыккан.

Сарыклар саны 1500 башка җиткерелгән "Химокам-Агро" ҖЧҖда әлеге хәлдән чыгу юлын тапканнар. Предприятие икътисадчылары йонны үзләре эшкәрткән очракта гына тармакны табышлыга әйләндерергә мөмкин дигән карарга килгән. Әлеге максат белән Казанда урнашкан "Татшерсть" ААҖ белән йон юдырту турында килешү төзелгән. Чиста чимал аннан соң яңадан "Химокам-Агро" ҖЧҖнә кайтарыла, биредә ул юрган тегүгә җибәрелә. Әзер эшләнмәләр зур сорау белән кулланыла, чөнки алар салкыннан саклап кына калмыйча, ревматизм һәм башка авырулардан да ярдәм итә. Нәтиҗәдә, "Химокам-Агро" ҖЧҖдә сарык үстерү тармагының табышы 18 процентка арткан. Хәзер хуҗалыкта йоннан җитештерелә торган эшләнмәләрне арттырырга ниятлиләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100