news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның Сарман районында җитәкчелек алмашынды

Сарман районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы итеп Фәрит Хөснуллин билгеләнде

  (Казан, 19 ноябрь, «Татар-информ»). Сарман муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын Фәрит Хөснуллин бушкарачак, элек ул районда авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе вазифасын биләгән. Бүген Сарман районы депутатлары шундый карар кабул итте. Сессия эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.

Утырыш алдыннан ТР Хөкүмәте җитәкчесе Сарманда “Дуслык” спорт-сәламәтләндерү комплексын ачты. Бу объект район үзәгендә ике ел элек төзелә башлаган, гомуми бәясе 108 млн сум тәшкил иткән. Бинада 25 метрлы бассейн һәм балалар өчен 10 метрлы бассейн урнашкан. Шулай ук анда тренажер залы, балалар уен бүлмәсе, ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен 6 киенү-чишенү бүлмәсе бар.

Ачылыш тантанасында Татарстан Премьер-министры район башлыгы Нәфис Закировка бассейн төзелеше инициативасы өчен рәхмәт белдерде. И.Халиков сүзләренә караганда, Сарман башлыгы тырышлыгы белән биредә күп санлы  яңа объектлар калкып чыккан.

Илдар Халиков төзүчеләргә дә рәхмәт белдерде. Ул төзүчеләргә бүләкләр тапшырды һәм символик кызыл тасманы кисте, аннары яңа спорт объектын карады.

Татарстан Премьер-министры катнашында узган Сарман муниципаль район советы утырышында депутатлар 15 ел дәвамында район башлыгы вазифасын биләгән Нәфис Закировның үз теләге белән эштән китү мәсьәләсен карадылар. Совет район башлыгының, шулай ук башкарма комитет җитәкчесенең отставкасын кабул итте.

“Бу, чыннан да, һәр муниципаль берәмлекнең язмышын хәл итә торган карар”, - дип ассызыклады Татарстан Премьер-министры. Нәфис Закиров “Татнефть” ААҖ нә эшкә китү сәбәпле, хәзерге вазыйфасыннан азат итүне сорый, дип белдерде ул.

Илдар Халиков сүзләренә караганда, хәзер Сарман районы республика районнары рейтингында алдынгы урынны били. “Районның 15 елда ирешкән казанышлары – ул җитәкче хезмәте, - диде И.Халиков. – Ул кризис чорында эшли башлады һәм аннан уңышлы чыга алды... Район уңышлары – зур команданың бергәләп эшләү нәтиҗәсе, бу елларда районның үзгәрешләр кичерүен шәхсән үзем күзәттем”, - диде Татарстан Премьер-министры. Аның сүзләренә караганда, соңгы 5 елда Сарман районының территориаль продукты 1,6 тапкыр арткан, районның агросәнәгать комплексына инвестор буларак “Агросила групп” компаниясе җәлеп ителгән. Авыл хуҗалыгы культуралары күләме 2 тапкыр арткан, сөт – 1,6, шикәр чөгендере – 3,6. Ел саен районда 12 мең кв метр торак файдалануга тапшырыла, ә 15 елда – 177 мең кв метрдан артык. Мәгариф өлкәсендә модернизация эшләре бара. Илдар Халиков район үсешендә “Татнефть” ААҖ нең өлешен билгеләп үтте.

Илдар Халиков Татарстан Президенты исеменнән Нәфис Закировка хезмәте өчен рәхмәт белдерде, сәламәтлек, уңышлар теләде. “Яңа эш урынында да һөнәри тәҗрибәгез кирәк булачагына ышанам”, - дип белдерде ул һәм элеккеге район җитәкчесенә “Татарстан Республикасы җирле үзидарә үсешендә казанышлары өчен” медален тапшырды.

ТР Премьер-министры кичә Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары итеп билгеләнгән Фәрит Хөснуллинны тәкъдим итте һәм аның районда яшәүчеләргә яхшы таныш булуын искәртте. “Ул 13 ел дәвамында районда җитәкчелек вазыйфаларын биләгән, соңгы 7 елда районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе булып эшләгән, - дип мөрәҗәгать итте депутатларга Илдар Халиков. – Фәрит Хөснуллин үзенә йөкләнгән вәкаләтләрне башкара алачагына ышанам. Районда яшәүчеләрнең иминлеге сезнең бергәләп эш алып баруыгыздан тора”.

Нәфис Закиров республика җитәкчелегенә, районның идарә итүче команда әгъзаларына, анда яшәүчеләргә рәхмәт белдерде һәм уңышлар теләде.

Депутатлар Фәрит Хөснуллинны район Башкарма комитетының җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы итеп билгеләү өчен тавыш бирделәр, шулай ук бу вазыйфага конкурс игълан ителде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100