news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның Санкт-Петербургтагы вәкиллегендә рәссам Сания Бәхтиярова күргәзмәсе ачылды

Дөньякүләм танылган рәссамга Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның Рәхмәт хаты тапшырылды.

Татарстанның Санкт-Петербургтагы вәкиллегендә рәссам Сания Бәхтиярова күргәзмәсе ачылды
tatspb.tatarstan.ru

(Казан, 8 февраль, «Татар-информ»). Татарстанның Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллегендә рәссам Сания Бәхтиярованың «Көнчыгыш мотивлары» күргәзмәсе ачылды. Бу турыда вәкиллекнең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Экспозиция ачылышында Санкт-Петербург Рәссамнар берлеге әгъзалары, рәссамнар, сәнгать белгечләре, иҗат вәкилләре, татар җәмәгатьчелеге, рәссамның иҗатын сөючеләр һәм дуслары, Татарстаннан кунаклар катнашты.

Чарада Татарстанның Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Ренат Вәлиуллин сәламләү сүзе белән чыгыш ясады һәм Сания Бәхтияровага күргәзмә оештырганы өчен рәхмәт әйтте, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның Рәхмәт хатын тапшырды.

Күргәзмә кысаларында рәссамның 40 еллык иҗади эшчәнлегенә багышланган «Память сердца» альбомы да тәкъдим ителде. Күргәзмә февраль ахырына кадәр эшләячәк.

  • Сания Бәхтиярова – Россиянең талантлы һәм үзенчәлекле рәссамы, Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы. Аның эшләрен шәхси күргәзмәләрендә, Санкт-Петербург, Татарстан, Япония, Польша, Финляндия, Франция музейларында һәм күргәзмә залларында күрергә мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100