news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның Санкт-Петербургтагы Даими вәкиллегендә рәссам Роберт Миф күргәзмәсе ачылачак

Тумышы белән Казаннан булган, Санкт-Петербургта яшәп иҗат итүче рәссамның күргәзмәсе Татарстанга багышланачак.

(Казан, 28 июль, “Татар-информ”). Август ахырында Татарстанның Санкт-Петербургтагы һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллегендә Санкт-Петербургта яшәп иҗат итүче талантлы татар рәссамы Роберт Мифтахетдиновның (Роберта Миф) Татарстан Республикасы көненә багышланган күргәзмәсе ачыла.

Татарстанның Санкт-Петербургтагы һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Ренат Вәлиуллин рәссамның остаханәсендә булды, дип хәбәр итә Вәкиллекнең матбугат хезмәте.

Рәссамның иҗатында төп тема – Невадагы шәһәр. Шулай ук, билгеле, туган ягы – Татарстанның авыл пейзажлары.

Роберт Мифтахетдинов 1966 елда Казанда туган. Башлангыч сәнгать белемен Татарстанда алган, аннан Санкт-Петербургның В.И.Мухина исемендәге дәүләт сәнгать-сәнәгать академиясендә укыган.  Рәссам – “Санкт-Петербург ирекле рәссамнар вернисажы” җәмәгать оешмасы, шәһәрнең Татар милли-мәдәни автономиясе "Алтын” иҗади секциясе һәм Санкт-Петербургның рәссамнар берлеге әгъзасы.

Традицион “Петербург”, Финляндиядә халыкара “Keso Putikko” һәм башка күргәзмәләрдә даими катнаша. Җәмгысе Россиядә һәм аннан читтә 55тән артык күргәзмәдә катнашкан.

Роберт Мифның картиналары Санкт-Петербургта Губернатор һәм Хөкүмәт биналарында, Мәскәү һәм Бөтенроссия Патриархы Резиденциясендә, музейларда һәм шәхси коллекцияләрдә саклана. Картиналарын Россия, Бөекбритания, Италия, Франция, АКШ, Финляндия, Япония, Яңа Зеландиядә дә очратып була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100