news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның Санкт-Петербургтагы даими вәкиле Ренат Вәлиуллин татарча белемен тикшерде

Санкт-Петербургта татар гаиләләренең 23 проценты гына өйләрендә туган телдә сөйләшә, диктант язу кебек акцияләр телгә кызыксыну уятыр дип өметләнәләр.

(Казан, 29 октябрь, "Татар-информ", Гөлшат Ганиева). Бүген Санкт-Петербургта гомер итүче татарлар да "Татарча диктант" акциясенә кушылды. Бу чараны татар телендә хатасыз язарга өйрәтү, әдәби татар телен кулланучылар даирәсен арттыру, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү максатыннан Казан федераль университетының Л.Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, “Каюм Насыйри институты” фәнни-белем бирү үзәге, Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Бөтендөнья татар яшьләре форумы оештырды.

Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендә даими вәкиле Ренат Вәлиуллин сүзләренчә, үз белемнәрен сынарга теләгән Питер татарлары Каюм Насыйри исемендәге мәдәни үзәккә җыелган. Катнашучыларга Әмирхан Еникинең "Җиз кыңгырау" хикәясеннән өзекне язарга тәкъдим ителде. Текстны Санкт-Петербургның танылган шагыйрәсе Хәлидә Гыйләҗева укыды.

Аның сүзләренчә, шәһәрдә татар телен белү проблемасы бик кискен тора. Яшь буын туган телен начар белә яки бөтенләй белми, статистика буена, татар гаиләләренең нибары 23 проценты гына өйләрендә туган телләрендә сөйләшә. Санкт-Петербургта татар мәктәбе юк. Әмма татар телен өйрәтү курслары берничә җирдә даими үткәрелеп килә. Озак еллар буе шәһәр мөселманнары һәм Россиянең Төньяк-Көнбатыш төбәге Диния нәзарәте тарафыннан татар теленә өйрәтү кусларын оештырган. Ә хәзер, инде бер елдан артык, әлеге курслар Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Дами вәкиллегендә уза. Шәһәрнең "ЛУЧ-НУР" милли-мәдәни йортында да татарларны туган телләренә өйрәтүне башлап җибәргәннәр.

"Татарча диктант" акциясендә катнашучылар текстның катлаулы, әмма кызыклы булуын билгеләп үтте. Күпләрендә әсәрне тулысынча укып чыгу теләге туды, диде ул.

Диктант язу дәресендә 25ләп кеше катнашкан. Алар арсында Даими вәкиллек коллективының тулы составы, төрле һөнәр ияләре, шәһәрнең танылган рәссамы Рәшит Гыйләҗев тә булган. Шулай ук Ренат Вәлиуллин үзе дә татар телен белү дәрәҗәсен тикшергән. 

Ренат Вәлиуллин сүзләренчә, мондый чаралар үткәрү татар телен, милләтнең тарихын, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен өйрәнүгә кызыксыну уята "Гаиләдә тәрбия туган телдә алып барылсын иде. Хәзер күптеллелекнең мөһимлеген аңлату зарур. Мондый чаралар тел белән кызыксындыруның бик яхшы үрнәге булып тора", - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100