news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Татарстанның Саба районындагы Лесхоз бистәсенә Россиянең иң көчле теннисчылары җыела
Ярышлар Россиянең һәм Татарстанның атказанган урманчысы Нургали Миңнеханов истәлегенә багышлап үткәрелә
Скопировать ссылку
(Казан, 26 март, “Татар-информ”, Кристина Иванова). Бүген Саба районының Лесхоз бистәсендә “Нарат” боз сарае базасында өстәл теннисы буенча IX турнир башлана.
Ярышлар Россиянең һәм Татарстанның атказанган урманчысы, “Мактау билгесе” һәм “Октябрь революциясе” орденнары иясе Нургали Миңнеханов истәлегенә багышлап үткәрелә.
Ярышларның баш судьясы Руслан Степанов “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә турнирның үзенчәлеге хакында сөйләде. Аның сүзләренә караганда, турнир кысаларында Россиянең иң көчле теннисчылары катнашында шәхси ярышлар узачак. Аерым алганда, ярышларда 2010 елгы Россия чемпионы Михаил Гладышев (Мәскәү), 2010 елгы Россия чемпионатының көмеш призеры Игорь Рубцов (Мәскәү), Оренбург, Түбән Новгород, Чабаксар һәм башка шәһәрләрдән килгән теннисчылар, шулай ук Татарстан спортчыларының катнашуы көтелә. Моннан тыш, Лесхоз бистәсенә Болгария теннисчысы да киләчәк. Турнирның приз фонды 150 мең сум тәшкил итә.
Өстәл теннисы буенча IX турнир кысаларында шулай ук Татарстанның 1989 елда туган һәм аннан кечерәк яшьтәге иң көчле теннисчылары катнашында ярышлар узачак. Приз фонды 30 мең сум тәшкил иткән әлеге турнир Россия яшьләре Спартакиадасында катнашу өчен республика җыелма командасына төп сайлап алу этабы булачак.
Лесхоз бистәсендә узачак өченче турнир – Татарстанның авыл районнарын тәкъдим итүче 1994 елда туган һәм аннан кечерәк яшьтәге теннисчылар арасындагы ярышлар. Приз фонды 30 мең сум тәшкил иткән әлеге турнир кысаларында шәхси зачеттагы иң яхшы спортчылар һәм команда беренчелегенең җиңүчесе ачыкланачак.
Өстәл теннисы буенча IX турнирга киләсе якшәмбедә нәтиҗә ясалачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot