Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанның Саба районында үзгә Сабан туе узды
Миңгәр авылында Сабан туена берничә дистә мең кунак җыелды
(Казан, 8 июнь, «Татар-информ», Юлия Ревина). Кичә Татарстанның Саба районы Миңгәр авылында гадәти булмаган чираттагы Сабан туе узды. Тантаналы чара бер урынга республикадан гына түгел, ә күрше төбәкләрдән дә берничә дистә мең кунак җыйды. Тамашачылар арасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та бар иде.
Кунаклар бәяләвенчә, бәйрәм янә истә калырлык булган.
Быел да, гадәт буенча, программа берничә блокка бүленгән иде. Мишә елгасында төрле спорт конкурслары узды: алар – кул белән балык тоту, көймәләрдә узыш һ.б. Оештыручылар "чын ир-атлар өчен" былчыракта каршылыклар аша узыш тәкъдим итте: анда республиканың төрле шәһәрләреннән 20 дән артык кеше катнашты. Бәйрәм кунаклары сумо көрәшендә, рыцарьлар турнирында һәм родеода өлгер һәм кыю булуларын күрсәтте.
Шулай ук утын яру ярышы, капчык сугышы, кашыкка йомырка куеп йөгерү кебек ярышлар да узды. Бу ярышларда, яшьләр белән беррәттән, өлкән буын да катнашты. Көрәш яратучылар исә төп мәйданга җыелды.
Бәләкәй кунаклар өчен махсус мәйданчык эшләде. Алар спорт эстафеталарында, тукымада рәсем ясау мастер –классында, уеннарда һәм конкурсларда катнашты.
Спортның багги узышлары һәм мотофристайл-шоу кебек экстремаль төрләре күп санлы тамашачыны җәлеп итте.
Берничә сәхнәдә концерт программасы оештырылган иде.Сабан туе соңыннан зур салют һәм лазерлы шоу белән төгәлләнде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз