news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның Саба районында котыру чире буенча карантин игълан ителгән

Иске Икшермә территориясендә карантин булдыру турындагы указга Татарстан Президенты кул куйган.

(Казан, 10 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 8 октябрьдә Иске Икшермә территориясендә терлекләрнең котыру чире очрагы ачыклану уңаеннан карантин игълан итү турындагы указга кул куйган. Документ ТР хокукый мәгълүмат рәсми порталында урнаштырылган.

Карантин чорында әлеге авыл территориясендә йорт хайваннары белән сату итү һәм аларны алып чыгу тыела. Шулай ук әлеге чир күзәтелгән яки шикле булган кыргый хайваннарны аулау, итен куллану яки терлекләргә бирү тыела.

Моннан тыш, чирле хайван сөтен куланырга, сатарга ярамый. Сәламәт сыерлардан алган сөтне пастеризацияләп кенә кулланырга ярый. Сәламәт хайваннарның тире һәм йонын карантин зонасыннан читкә дезинфекция үткәрмичә алып чыгарга ярамый.

Карантин котыру чиренең соңгы очрагы теркәлгәннән соң ике ай үткәнгә кадәр дәвам итә. ТР Министрлар КабинетыБаш ветеринария идарәсенә карантинлы территориядә чирне ликвидацияләү планын раслау йөкләнгән.

Указ имзаланган вакыттан көченә керә. 
 

news_right_1
news_right_2
news_bot