Татарстанның Саба районында ике мәчет ачыла
Мамалай авылында тантаналар – иртәнге сәгать унбердә, Оет авылында көндезге икедә узачак
(Казан, 29 июль, “Татар-информ”). Бу атнада шимбә көнне – 31 июльдә Татарстанның Саба районында ике мәчет ачыла.
Мамалай авылында тантаналар – иртәнге сәгать унбердә, Оет авылында көндезге икедә узачак. Ачылышта ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Госман хәзрәт Исхакый катнашыр дип көтелә. Бу хакта Islamrt.ru хәбәр итә.