news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның сәнәгый җитештерү күләме 5,5 процентка үскән

Татарстанның сәнәгый җитештерү күләме 5,5 процентка үскән

(Казан, 23 декабрь, «Татар–информ», Әнвәр Маликов). 2004 елның гыйнвар–ноябрь айларында Татарстан сәнәгате гамәлдәге бәяләрдә 316,26 миллиард сумлык продукция (эшләр, хезмәтләр) җитештергән. Республиканың Дәүләт статистика комитетыннан хәбәр итүләренчә, сәнәгый продукциянең физик күләм индексы, аз эшче куллы предприятиеләр, шулай ук сәнәгый булмаган оешмалар каршындагы сәнәгать бүлекчәләре производствосын исәпкә алып, ноябрь аенда узган елның ноябренә карата 104 процент, гыйнвар–ноябрьдә – 105,5 процент тәшкил иткән.

11 ай эчендә производство үсешенә химия һәм нефтехимия сәнәгатендә, машина төзелеш һәм металл эшкәртүдә, урман һәм агач эшкәртү, төзелеш материаллары сәнәгатендә ирешелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot