news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның сәнәгать заводлары урнашкан шәһәрләрендә эшсезләр саны кимүе күзәтелә

Чаллының халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә 1787 эшсез кеше теркәлгән, бу үткән атна белән чагыштырганда 73 кешегә азрак.

(Казан, 12 гыйнвар, "Татар-информ"). 2017 елның 11 гыйнварына булган мәгълүматларга караганда, Татарстанның Чаллы шәһәрендә халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә рәсми рәвештә 1787 эшсез кеше теркәлгән. Бу үткән атна белән чагыштырганда 73 кешегә азрак, дип хәбәр итә Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте.

Түбән Кама, Яшел Үзән, Алабуга һәм Менделеевск шәһәрләрендә дә эшсезләр саны кимүе күзәтелә. Соңгы мәгълүматларга килгәндә, халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 1127, 699, 396 һәм 100 эшсез граждан теркәлгән.

Чистайда һәм Кама Аланында исә эшсезләр саны берникадәр арткан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100