Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанның сәнәгать һәм сәүдә министры Ютазы районында яңа объектларда булды
Альберт Кәримов сәнәгать тармагы җитәкчеләре белән киләчәккә планнар турында сөйләште, аларны борчый торган сораулар белән кызыксынды.
(Ютазы, 18 август, «Татар-информ», «Ютазы таңы», Ильмира Галиева). Бүген Ютазы районында эш сәфәре белән Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов булып китте. Район муниципалитеты җитәкчелеге озатуында ул «Урыссу» сәнәгать паркы һәм «БАСЭТ» предприятиесенең төзелеп килә торган объектларында булды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Альберт Кәримов сәнәгать тармагы җитәкчеләре белән киләчәккә планнар турында сөйләште, аларны борчый торган сораулар белән кызыксынды. Район мәдәният йортында башкала кунагы муниципалитет хезмәтләре, сәнәгать предприятиеләре һәм бюджет оешмалары вәкилләре белән очрашты. Республиканың сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов Татарстан үсеше һәм ул билгеләгән стартегик планнар турында чыгыш тотты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз