news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның сәламәтлек саклау учреждениеләрендә 213 миллион сумлык 139 берәмлек җиһаз урнаштырылган

Татарстанның сәламәтлек саклау учреждениеләрендә 213 миллион сумлык 139 берәмлек җиһаз урнаштырылган

(Казан, 30 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). 2007 елның 29 нчы октябренә булган мәгълүматлардан күренгәнчә, Татарстанда “Сәламәтлек” өстенлекле илкүләм проектын гамәлгә ашыру өчен, федераль бюджеттан медицина хезмәтләре, диагностика җиһазлары, санитар автомобильләр һәм медицина учреждениеләре өчен мөһим булган башка юнәлешләр өчен 1 миллиард 756 миллион сум күләмендә субвенция күчкән. Бу еллык планның 70 процентын тәшкил итә. Бүген республикада сәламәтлек саклау өлкәсендәге милли проектны гамәлгә ашыру барышы турында ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов бәян итте.

2006 елда проектны гамәлгә ашыру өчен федераль казнадан бүленеп бирелгән акча 1 миллиард 723 миллион сумнан гыйбарәт булган.

Бүгенге көнгә кадәр Татарстанда “Сәламәтлек” өстенлекле илкүләм проектын гамәлгә ашыру буенча түбәндәге нәтиҗәләренә ирешелгән: 2007 елның 10 ае эчендә гомуми практика табиблары, участок терапевтлары, участок педиатрлары һәм аларның шәфкать туташларына өстәмә медицина ярдәме өчен Татарстан Республикасы Мәҗбүри медицина иминияте фонды тарафыннан 376,379 миллион сум акча алынган. Октябрь аенда республика регистрына 5434 белгеч кертелгән.

Квалификация күтәрү һәм яңадан әзерләү курсларын 585 табиб узган, аларның 306 сы – терапия һәм педиатрия, 279 ы - гомуми практика табибы белгечлекләре буенча тәҗрибә туплаган. Беренчел звено табибларының һөнәри әзерлеге максатларында федераль казнадан 12,991 миллион сум акча бүленеп биргән. Беренчел звено табибларына каралган өстәмә финанс чаралары 2006 елда 444 миллион сумны тәшкил иткән булса, 2007 елның 10 ае эчендә 376 миллион сумнан гыйбарәт. “Беренчел звено табиблары белән тәэминат арту кичерә, бүгенге көндә ул күрсәткеч 10 процентка артып, Татарстанда 10 мең кешегә ул 4,7 не тәшкил итә”, - ди Айрат Фәррахов. Аның әйтүенчә, әлеге төр табибларның хезмәт хакы, мәгълүм булганча, 247 процентка арттырылды.

Диагностикалау җиһазлары белән тәэминат – “Сәламәтлек” проектының уңышлы гамәлгә ашырылуында хәлиткеч роль уйнаучы алшартларның берсе. 2007 елда республика өчен мондый җиһазларга 222 миллион сумлык квота расланган. 29 нчы октябрьгә булган мәгълүматларны китерсәк, Татарстанның сәламәтлек саклау учреждениеләренә 213 миллион сумга тәңгәл 139 берәмлек җиһаз урнаштырылган. Амбулатор-шифаханә, стационар-шифаханә учреждениеләр һәм хатын-кызлар консультацияләре 26 комплект лаборатор җиһаз, 19 флюорограф, 15 рентген комплексы, 30 УЗИ аппараты, 1 маммография кабинеты, 1 педиатрия гистероскопы, 14 маммограф һәм башкалар белән җиһазланган. Файдалануга 132 берәмлек җиһаз тапшырылган. “1 нче ноябрьгә кадәр урыннарда дәвалау учреждениеләре бүлмәләрендә җитди аппаратларны урнаштыру, монтаж һәм көйләү эшләрен төгәлләү, техник шартлар булдыру бурычын күздә тотып эшлибез”, - диде Айрат Фәррахов. Алар арасында Казанның 8,17 һәм 18 нче шифаханәләрен мисалга китерергә була.

Кадрларны ныгыту, 2006 елда пациентлар өчен табиб тарафыннан кабул ителү вакытын 35 минуттан 16 минутка кадәр кыскарту мөмкинлеген бирде. Шифаханәләрдә диагностика тикшеренүләренә чират тору вакыты өч көн-бер атнага кадәр кимегән. Министр белдергәнчә, план буенча госпитализацияләнү вакытын көтү вакыты да авырулар өчен хәзер эллеккегедән 20 процентка кыскарак.

news_right_1
news_right_2
news_bot