news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның сәламәтлек саклау өлкәсе юбилеена багышланган китап тәкъдим ителде

440 битлек китапка 1,5 мең фотография дә кертелгән.

(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). «Татарстанда сәламәтлек саклау: 100 еллык тарихы» китабы чыкты. Ул республика сәламәтлек саклау өлкәсенең 100 еллык юбилеена багышланган. Бу хакта Татарстан сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков сөйләде.

«Бу ел пандемия белән генә истә калмас бит. Быел без Бөек Җиңүнең 75 еллыгын, ТАССРның 100 еллыгын билгеләп үттек, әлбәттә, Татарстанның сәламәтлек саклау системасына 100 ел тулды», — диде министр.

Китап медицина хезмәткәрләре, хастаханә, поликлиника, шифаханә, фармацевтика оешмалары, Татарстанның медицина мәктәбе тормышына багышланган.

Китап республика сәламәтлек саклау тарихына һәм казанышларына багышланган 440 төсле биттән һәм 1,5 мең фотографиядән тора.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot