Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанның сәләтле яшьләре Казанда һәр елны уза торган форумга җыела
Форумда катнашучылар яшьләрнең үсеш, эш белән тәэмин ителеш, һөнәри яктан үзләрен куллана алу шартларын тудыру кебек мәсьәләләрне караячаклар.
(Казан, 25 ноябрь, “Татар-информ”). Татарстанның сәләтле яшьләре Казанда һәр елны уза торган “Талантларны ачу” форумында җыела. Бу хакта мэрия матбугат хезмәте хәбәр итә.
Форум 30 ноябрь һәм 1 декабрьдә Казан теннис академиясендә төрле өлкәләрдә уңышлар яулаган меңләп югары сыйныф укучыларын һәм югары, урта махсус белем бирү йортлары студентларын җыячак. Чарада шулай ук министрлык һәм бизнес өлкәсе вәкилләре, республикадан читтә яшәүче Татарстан яшь белгечләре һәм студентлары булачак.
Форумда катнашучылар республика яшьләренең үсеш, эш белән тәэмин ителеш, һөнәри яктан үсеш мәсьәләләрен караячаклар.
Югары сыйныф укучылары һәм югары, урта махсус белем бирү йортларының беренче, икенче курс студентлары тармак перспективалары, укуны дәвам итү һәм республикада эшкә урнашу турында белә алачак.
Алдан Талантлар университеты сайтында теркәлү узарга кирәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз