news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Татарстанның сәләтле балалары “Тере чишмә” бәйгесендә катнашачак
21-22 март көннәрендә Казанның 5-нче Балалар музыка мәктәбендә “Живой родник” II Республика балалар халык сәнгате конкурс-фестивале узачак
Скопировать ссылку
(Казан, 16 март, “Татар-информ”). 21-22 март көннәрендә Казанның 5-нче Балалар музыка мәктәбендә “Тере чишмә” (“Живой родник”) II Республика балалар халык сәнгате конкурс-фестивале узачак. Быел фестивальдә 5 яшьтән алып 18 яшькә кадәрге балалар һәм яшүсмерләр катнашыр дип көтелә. Аларның барысы да – балалар сәнгать һәм урта гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары, мәдәният йортлары һәм балалар иҗаты үзәкләрендә шөгыльләнүчеләр.
Барлыгы конкурста 203 кеше катнашу теләген белдергән. Музыка һәм нәфис сәнгать белән шөгыльләнүчеләр - Татарстанның Казан, Яр Чаллы, Зәй, Әлмәт, Яшел Үзән шәһәрләреннән, Азнакай, Арча, Бөгелмә, Буа, Лаеш, Мамадыш, Нурлат, Әлки, Әтнә, Балтач, Югары Ослан районнарыннан.
Конкурс “фольклор вокал ансамбльләре”, “фольклор коллективлары”, “музыка коралларында башкаручылар”, “халык җырларын аерым башкару” номинацияләрендә узачак. Быел бәйгегә тагын ике яңа - “декоратив-гамәли сәнгать” һәм “халык уен кораллары ансамбльләре һәм оркестрлары” кебек номинацияләр кертелә.
Бәйгенең максаты – сәләтле фольклор коллективларын һәм яшь башкаручыларны ачу, балаларны һәм яшьләрне халык сәнгате үрнәкләренә җәлеп итү, милләтара бәйләнешләрне ныгыту, дип хәбәр итә Татарстан Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot