news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның сәләтле балалары Мәскәүгә чыршы бәйрәменә китте

Татарстанның сәләтле балалары Мәскәүгә чыршы бәйрәменә китте

(Казан, 27 декабрь, "Татар-информ", Наталья Рыбакова). Бүген Татарстаннан 120 сәләтле бала Мәскәүгә чыршы бәйрәменә китте. Яңа ел тамашасы 28 декабрьдә Дәүләт Кремль сараенда үтәчәк, анда РФ Президенты Владимир Путин катнашачак.

Мәскәүгә чыршы бәйрәменә бару - укуда, иҗатта һәм спортта уңышлар өчен бүләкләү. Укучылар Мәскәүгә Яңа ел башкаласын күрү өчен бер көнгә алданрак китте. Алар шәһәр буенча экскурсиядә, Мәскәү дельфинариендә һәм Корал палатасында булачак. Экскурсиянең юл чыгымнары республика бюджетыннан түләнгән, ә калганнары - "Россия" кунакханәсендә яшәү, туклануны - кабул итүче як үз өстенә алган. Яшь татарстанлыларны онытылмас әкияти тамаша һәм Кыш Бабай бүләкләре көтә.

news_right_1
news_right_2
news_bot