news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Иң күп укый торган регион» бөтенроссия конкурсында Татарстан беренче урынны алды

«Иң күп укый торган регион» бөтенроссия конкурсында Татарстан беренче урынны алды
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

«Иң күп укый торган регион» бөтенроссия конкурсында Татарстан беренче урынны алды. Конкурста җиңүне төбәккә Хөсәен Ямашев проспектында урнашкан Р.Миңнуллин исемендәге Республика балалар китапханәсе инициативасы китерде.

«Күчмә китапханә» проекты Татарстанда 2020 елдан гамәлгә ашырыла. Кышкы каникулдан башлап, учреждение хезмәткәрләре балалар бакчаларына, мәктәпләргә, музейларга, паркларга һәм балалар лагерьларына йөриләр, анда кызыклы кешеләр белән очрашулар, мастер-класслар үткәрәләр, күргәзмәләр һәм конкурслар оештыралар, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

Быелның гыйнварыннан августына кадәр «Күчмә китапханә» проекты буенча 266 чара узды, алар 165 меңнән артык кешене берләштерде. Шул вакыт эчендә 800 мең китап бирелде.

Барлыгы конкурста җиңү өчен илнең 89 төбәге көрәште. «Иң күп укый торган төбәк» «Россиянең әдәби флагманы» фестиваль-форумын үткәрү мөмкинлеген алды, дип хәбәр ителә ярышлар сайтында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100