news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанны Россиядә иң яхшы спорт төбәге итеп таныдылар

Мәскәүдә бүләкләү тантанасында Татарстан спорт министры Владимир Леонов чыгыш ясады.

(Казан, 5 декабрь, “Татар-информ”). Татарстан Республикасы Россиядә иң яхшы спорт төбәге өчен тавыш бирүдә җиңде. Кичә Мәскәүдә узган бүләкләү тантанасыннан видеоны Татарстан спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов үз Instagramында урнаштырган.

Бүләкләү тантанасында Татарстан спорт министры Владимир Леонов чыгыш ясады һәм ул анда ярдәмнәре һәм танулары өчен барысына да рәхмәт әйтте.

“Тануыгыз, конкурс, бүләк өчен бик зур рәхмәт. Без булдырабыз! Президентыбыз Рөстәм Нургалиевич Миңнехановтан зур сәлам. Татарстанда әйтелгәнчә, без булдырабыз.

Бервакытта да артка китмибез, бары алга. Барыгызга да алга баруны телим, безнең команда, безнең ил өчен!” - дип билгеләп үтә үз чыгышында Владимир Леонов.

Мактаулы исемгә шулай ук Санкт-Петербург һәм Красноярск крае да дәгъва иткән.

Тавыш бирү милли спорт премиясе кысаларында Россия Спорт министрлыгы сайтында барды.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100