news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның Россиядәге вәкиле Башкортстанның яңа вәкиле белән тәҗрибә уртаклашты

Фәрхәд Самедов Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге эшенә югары бәя бирде.

Татарстанның Россиядәге вәкиле Башкортстанның яңа вәкиле белән тәҗрибә уртаклашты
tatmsk.tatarstan.ru

(Казан, 25 август, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин РФ Президенты каршында Башкортстан Республикасының Тулы вәкаләтле вәкиле – Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Фәрхәт Самедов белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллегендә узды. Бу хакта вәкиллек матбугат хезмәте хәбәр итә.

Равил Әхмәтшин Фәрхәт Самедов белән эш оештыру тәҗрибәсе белән уртаклашты. Башкалада “Татарстан якташлары” оешмасы, ә вәкиллек карамагында һөнәри кызыксынулар буенча клублар (Офицерлар клубы, Табиблар клубы, Мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре клубы, Медиаклуб) оештырылган. Мәскәүнең алдынгы вузлары каршындагы Татарстан якташларын берләштергән Яшьләр советы актив эшли.

Шул ук вакытта “Татарстан якташлары” оешмасы һәм клублар кешеләрне милләтләре буенча берләштерми, алар арасында күпмилләтле Татарстаннан, шулай ук Россиянең төрле төбәкләре һәм БДБ илләреннән килеп, хәзер Мәскәүдә яшәүче, хезмәт куючы татарлар да бар, диде Әхмәтшин.

Фәрхәд Самедов Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге эшенә югары бәя бирде. Ул ике республика арасында хезмәттәшлекне киңәйтүгә ышаныч белдерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100