news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанның Россиядәге вәкаләтле вәкиллеге каршында Иҗтимагый совет төзелде
Халыкның конкрет категорияләре белән һәм конкрет эш юнәлешләре буенча секторлар оештыру кирәклеге турында тәкъдим белдерелде
Скопировать ссылку
(Мәскәү, 13 май, “Татар-информ”, Рафис Измайлов). Кичә Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Вәкаләтле вәкиллегендә әһәмиятле вакыйга булды – вәкаләтле вәкиллек каршында даими эшләүче киңәшләшү-консультатив орган – Иҗтимагый совет төзелде.
“Әлеге иҗтимагый структураны оештыруның максаты - Татарстан Республикасы алдында торган социаль-икътисади бурычларны хәл итүдә вәкаләтле вәкиллеккә ярдәм күрсәтү өчен иҗтимагый һәм башка дәүләтнеке, коммерцияле булмаган оешмалар, эшлекле даирә вәкилләре, һөнәри берлекләр, гаммәви мәгълүмат чаралары, дини оешмалар, фән, мәгариф, мәдәният, сәнгать, спорт эшлеклеләре, сугыш һәм хезмәт ветераннары, төрле тармак экспертлары һәм белгечләрнең көчләрен берләштерү”, - дип ассызыклады вәкаләтле вәкил.
Совет әгъзалары Мәскәү шәһәре һәм өлкәсендә яшәүче татарларның рухи, икътисади, социаль һәм башка хокукларын гамәлгә ашыруга, Бөек Ватан сугышы ветераннары, Татарстан Республикасында туып үскән кешеләргә социаль ярдәм күрсәтүгә, мәгариф системасын, рухи-әхлакый, мәдәни һәм патриотик тәрбия бирүне камилләштерүгә, Мәскәү төбәгендә яшәүче татарлар арасында туган телне, милли традиция һәм гореф-гадәтләрне саклауга зур игътибар бирәчәк.
Иҗтимагый советның 25 әгъзасы арасында кардиохирург Ренат Акчурин, генерал Мәхмүт Гәрәев, төзүче Азат Вәлиев, Россиянең халык артистлары Ренат Ибраһимов һәм Сергей Шәкүров, Россия Фәннәр академиясе академигы Роберт Нигъмәтуллин, атказанган спорт мастеры Гайнан Сәйдхуҗин, Федерация Советы әгъзасы Ралиф Сафин, Россия Герое Ильяс Сафин-Дауди һәм башка танылган шәхесләр бар.
Утырышта Ринат Смаков Иҗтимагый оешманың рәисе, Фарис Харисов – аның урынбасары, Нәзифә Кәримова секретаре итеп билгеләнде.
Халыкның конкрет категорияләре белән һәм конкрет эш юнәлешләре буенча секторлар оештыру кирәклеге турында тәкъдим белдерелде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2