news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның Россиядәге вәкаләтле вәкиле Женева Сабан туенда катнашкан

Бәйрәмдә төрле призлар, шул исәптән дүрт йолдызлы кунакханәдә ике кешегә яшәү дә кергән "Казанда уикенд" та уйнатылган.

(Казан, 9 июнь, “Татар-информ”). Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының Россиядәге вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин һәм Татарстанның Швейцария Конфедерациясендәге сәүдә-икътисади вәкиле Гүзәл Салихова Женевада Сабан туенда катнаштылар, дип хәбәр итә оештыручылар.

Быел Женева Сабантуенда Франция, Италия һәм Германия татарлары да катнашкан. Милли бәйрәмдә Казаннан “Мирас “вокал-инструменталь ансамбле һәм аның солисты Сиринә Зәйнетдинова, шулай ук “Юлдаш” ассоциациясеннән (Швейцария) Регина Щеголева һәм Ләйсән Кәримова һәм башкаларның чыгышлары яратып кабул ителгән.

Бәйрәмгә килүчеләр арасында төрле призлар, шул исәптән дүрт йолдызлы кунакханәдә ике кешегә яшәү дә кергән "Казанда уикенд" та уйнатылган. Женева Сабан туе биюләр һәм татар дискотекасы белән тәмамланган.

news_right_1
news_right_2
news_bot