news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшинга мактаулы исем бирелде

33 елга якын хокук саклау органнарында эшләгән Равил Әхмәтшин «Татарстан буенча Эчке эшләр органнарының атказанган хезмәткәре» исеменә лаек булды.

Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшинга мактаулы исем бирелде
https://tatmsk.tatarstan.ru

(Казан, 31 август, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасының Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшинга «Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр органнарының атказанган хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирде. Бу турыда Вәкиллек матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүләкләү тантанасы Казан Кремлендә узды. Анда шулай ук Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров катнашты.

Равил Әхмәтшин — милиция генерал-майоры, 33 ел диярлек республика һәм федераль көч структураларында эшләгән. Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгында ул ун ел хезмәт иткән. 1994 елдан салым полициясендә эшләгән. 2000 елда Россия Салым полициясе федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе башлыгы урынбасары булган.

2002 елда Равил Әхмәтшинны Россия башкаласына — Мәскәүнең Салым полициясе федераль хезмәте идарәсенә чакыралар. 2003 елдан 2006 елга кадәр ул Мәскәү буенча Эчке эшләр баш идарәсендә җитәкче вазифаларында эшләгән.

2006 елда федераль хезмәткә күчә — Россия Эчке эшләр министрлыгының Баш мәгълүмат-аналитика үзәге җитәкчесенең беренче урынбасары була. Бу вазифада дүрт ел эшли.

2010 елның апреленнән — Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле. 2013 елның октябрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле итеп билгеләнде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100