news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның район үзәкләрендә бассейннар һәм спорт комплекслары төзеләчәк

Республикада 5 универсаль спорт залы һәм 8 ябык бассейн төзергә планлаштыралар.

(Казан, 4 июль, “Татар-информ”). Татарстан бассейннар һәм спорт комплекслары төзелешенә 1,6 млрд сум сарыф итәчәк. Бу хакта РБКга сылтама белән Татарстан Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Республика районнарында бассейннар һәм универсаль спорт заллары төзелеше программасы буенча 5 спорт залы һәм 8 ябык бассейн төзү планлаштырыла. Бүгенгә Чирмешән, Апас, Чүпрәле һәм Лаеш районнарында спорт заллар төзелде. Кичә Усад бистәсендә спорт комплексы файдалануга тапшырылды. Яңа спорт залы заманча җиһазланган.

Хәзер Татарстанның Югары Ослан, Әтнә, Түбән Кама, Питрәч, Теләче, Апас, Мамадыш һәм Тукай районнарында бассейннар төзелә. “ТР Главинвестстрой” Баш инвестицион-төзелеш идарәсе үзәк территориаль бүлекнең баш белгече Сергей Ларин сүзләренчә, спорт объектлары төзелеше тәмамлану алдында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100