Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанның район кулланучылар җәмгыяте дүрт ай эчендә шәхси хуҗалыклардан 4800 тонна сөт сатып алган
Татарстанның район кулланучылар җәмгыяте дүрт ай эчендә шәхси хуҗалыклардан 4800 тонна сөт сатып алган
(Казан, 26 май, “Татар-информ”, Денис Тихонов). 2007 елның дүрт аенда Татарстан кулланучылар җәмгыяте берлегенең (“Татпотребсоюз”) район бүлекләре шәхси хуҗалыклардан 4800 тоннага якын сөт сатып алган. Бу – узган елның шул чоры белән чагыштырганда 24 процентка артыграк.
Шәхси хуҗалыклардан сөт сатып алу буенча “Татпотребсоюз”ның Апас (1086 тонна), Минзәлә (961 тонна), Әтнә (540 тонна), Азнакай (310 тонна) һәм Алабуга (180 тонна) бүлекләре әйдәп бара. Актаныш (6,3 тонна), Яшел Үзән (4,8 тонна), Зәй (1,4 тонна) һәм Әлки (0,4 тонна) район кулланучылар җәмгыятьләре исә арткы рәтләрдә сөйрәлә.
Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлангычы белән республиканың барлык район кулланучылар җәмгыятьләренә сатылган сөтнең 1000 сумына 100 сум күләмендә дотация каралган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз